Әлмәттә тукталыш павильоннарын җыештыру бара

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Җәмәгать транспортының тукталу урыннары шәһәр йөзенең аерылгысыз өлеше булып тора, шуңа күрә алар чиста, уңайлыклы булырга тиеш. Ләкин автобус тукталышы еш кына рөхсәтсез реклама кәгазьләре белән чуарлана. Әлмәттә бу проблема кискен тора. Әрсез затлар павильоннарны реклама кәгазьләре белән каплап бетерәләр.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин “Шәһәр автомобиль юллары идарәсе” предприятиесе хезмәткәрләренә тукталышларны тиешле тәртипкә китерүне йөкләде. Алар тукталыш павильоннарындагы белдерүләрне куптаралар. Бу бик мәшәкатьле эш, төп эш белән шөгыльләнәсе күпме вакыт шуңа китә. Шушы көннәрдә Шевченко урамында тукталышлардагы павильоннар юылды.

Белдерү ябыштыручылар үз гамәлләре белән Әлмәт шәһәре территориясенең төзеклеге кагыйдәләрен бозалар. Мондый хокук бозу гамәле өчен гражданнарга 2-3,5 мең сум, вазифаи затларга 15-30 мең сум штраф түләтү каралган. Белдерүләр ябыштыру өчен махсус тумбалар, һәр күп квартирлы йортта белдерү такталары бар. Тиешсез җиргә белдерү ябыштыручылар үз гамәлләренең закон бозу гына түгел, шәһәрнең ямен җибәрү дә икәнен белеп торырга тиешләр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International