Фермерлыкны үстерү перспективалары

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин Бишмунча авыл җирлегендәге крестьян-фермер хуҗалыкларында булды. Иң элек ул “Слесарева Г.Р.” хуҗалыгына тукталды. Элек ташландык урын булган җирдә хәзер хуҗаларның көндәлек тырыш хезмәте белән заманча комплекс булдырылган. Өч сыердан эш башлаган фермерларның хәзер 131 баш эре терлеге бар. Шуларның 63е савым сыер, 4есе нәсел үгезе. Кош-корт, атлар да асрыйлар. Фермер хуҗалыгында үз продукцияләрен эшкәртәләр дә. Хәзер даими клиетлары бар, продукцияне кая куярга дип аптырамыйлар. Үз җирләрендә ашлык, терлек азыгы үстерәләр. Бизнесларын алга таба да үстерергә ниятләп торалар. Проблемалары да юк түгел. Җир участокларын рәсмиләштерүдә, газ, су белән тәэмин итүдә кыенлыклар бар.

- Сүз дә юк, зур эш зшләнгән, диде Айрат Хәйруллин. – Болар һәммәсе дә тырышлык, эшеңне күңел биреп эшләү белән генә килә.

Аннары Айрат Хәйруллин 2013 елда оешкан “Илалов М.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Аз вакыт үтсә дә, хуҗалык нык үсеп килә. Биредә хәзер 30 сыер асрыйлар. Бишмунча авылында ат фермасы да барлыкка килгән. Аның хуҗасы Ришат Харисов ит токымлы 30 ат сатып алган. Ферма төзүне эш башлаучы фермерлар өчен республика гранты алып башлаган.

- Авылда бизнесны үстерү өчен дәүләт тарафыннан чаралар күрелә. Фермерлык – бәрәкәтле шөгыль, аны үстерергә һәм камилләштерергә генә кирәк, - дип очрашуга йомгак ясады Айрат Хәйруллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International