“Татнефть” ААҖ генераль директорының ике урынбасары билгеләнгән

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
“Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары – департамент директоры итеп Дамир Мөхәммәтшин билгеләнгән. Моңарчы ул “Зенит” банкы директоры булып эшләгән.

Дамир Мөхәммәтшин бу вазыйфага билгеләнгәнче, “Татнефть” нең Казандагы вәкиллеге штат буенча директор дәрәҗәсендә җитәкчелек иткән, дип билгеләп үтә «Информ-Девон». Дамир Мөхәммәтшин - Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның улы.

“Татнефть” ААҖ генераль директорының ремонт, скважиналар бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары итеп Ринат Шәфигуллин билгеләнде. Ул элек “Татбурнефть” ҖЧҖ директоры булып эшләгән. Ә бу вазыйфада хезмәт куйган Рифкать Рахманов пенсиягә чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International