Әлмәт Татарстанның иң төзек шәһәрләре рейтингында икенче урын алды

2015 елның 24 марты, сишәмбе
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2014 елда “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” республика конкурсына йомгак ясалды. Комиссия беренче категорияле шәһәрләр номинациясендә Әлмәт шәһәренә 2нче урын биреп, 2нче дәрәҗә диплом тапшырырга карар чыгарды. Беренче урында Яр Чаллы, өченче урында Яшел Үзән шәһәрләре.

Төзекләндерү өлкәсендә иң яхшы предприятие дип Әлмәт автомобиль юллары идарәсе танылды.

ТР хөкүмәте дипломнары белән конкурста актив катнашкан өчен Әлмәт районы башкарма комитеты һәм яшелләндерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен “Альянс” ҖЧҖ бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International