Быел Татарстан юллар төзелешенә 2 млрд сумнан артык бюджетара акча алачак

2015 елның 10 марты, сишәмбе
2015 елда Татарстан юллар төзелешенә федераль бюджеттан 2 млрд 285 млн сумнан артык бюджетара акча алачак.

Юл хуҗалыгы тармагында төбәк программасы максатчан күрсәткечләренә ирешү, илнең социаль-иктисадый үсеше өчен аеруча мөһим эре проектларны гамәлгә ашыру өчен республикага 850 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Татарстан төбәк, муниципальара, җирле гомумкулланылыштагы юллар үсеше һәм сыйдырышлылыгын арттыру өчен тагын 1 млрд 445 млн сум алачак.

“Транспорт системасы үсеше” дәүләт программасының “Юл хуҗалыгы” бүлеге кысаларында РФ Хөкүмәте карары буенча юл хуҗалыгы тармагында төбәк чараларын гамәлгә ашыру өчен 2015 елда федераль бюджеттан төбәк бюджетына бюджетара трансфертларны билгеләү һәм күчерү кагыйдәләре РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган.

2015 елда федераль бюджетта бу максатларга 69 млрд 319 млн сум акча каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International