Уңай демография өчен ана капиталы гына түгел, ярдәмнең башка формалары да булырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Ил җитәкчелеге балаларның күбрәк тууын кайгыртып, аларны белемле, көндәшлеккә сәләтле итеп үстерергә мөмкинлек бирүче шартлар тудырыр дип ышанам – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында хатын-кыз-журналистлар белән традицион бәйрәм алды очрашуында шулай дип белдерде.

Очрашу барышында ана капиталына кагылышлы сорау берничә мәртәбә бирелде. Моңа җавабында республика җитәкчесе демографиядә уңай динамиканы саклап калу әһәмиятен ассызыклады. “Россия кебек зур ил өчен уңай демография бик кирәк. Моның өчен ана капиталы гына түгел, ярдәмнең башка формалары да булырга тиеш”, - дип саный Президент.

Рөстәм Миңнеханов авыл һәм шәһәр хатын-кызы арасындагы аерма турындагы сорауга җавап биреп, хатын-кызларны шәһәрнекенә һәм авылныкына бүләргә ярамаганлыгын билгеләп узды. “Алар һәркайда гүзәл, аерма шунда гына: авылда яшәү һәм эшләү күпкә авыррак”, - диде ул. Президент әйтүенчә, көнкүреш шартлары, белем алуга, медицина хезмәтләренә үтемлелек һәркайда бертигез булсын өчен, республикада күләмле эш башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International