Әлмәт студентлары үз проблемаларын автоградта ишеттерәчәкләр

2015 елның 10 марты, сишәмбе
12 мартта Яр Чаллыда Татарстан шәһәрләреннән студентлар җыелачак, студентларның проблемалары һәм проектлары турында сөйләшү булачак.

Автоградка активист-студентлар Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Буа, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск, Яшел Үзән, Зәй шәһәрләреннән җыелачак. Студентлар конгрессына әзерлек кысаларында алар шәһәрләр һәм районнардагы проблемалары турында сөйләшәчәкләр. Иң актуаль һәм мөһим проблемалар 24-25 мартта Казанда үтәчәк конгресста тикшерүгә куелачак.

ТР Студентлар лигасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конгресста социаль-хокукый, фән һәм мәгариф, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, медиа, мәдәният һәм культмасса эше, студентлар үзидарәсе юнәлешләре буенча сөйләшү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International