Әлмәттә авыр атлет истәлегенә турнир үтте

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Бәйрәм алдыннан Әлмәттә Юрий Шишкин истәлегенә авыр атлетика буенча ачык беренчелек үткәрелде. Шушы төр спортта җитди уңышларга ирешкән Юрий Шишкинның дуслары, классташлары, танышлары спортчы истәлегенә балалар турниры оештырдылар.

Әлмәттән, Бөгелмәдән һәм Карабаштан 50дән артык яшь спортчы көч сынашырга чыкты. Алар тугыз авырлык категориясендә ярыштылар. Малайлар арасында бердәнбер кыз – 12нче мәктәп укучысы Ангелина Сергеева да бар иде.

Икетөр көрәш нәтиҗәләре буенча үз категорияләрендә җиңеп чыгучылар шушылар булды: Владислав Нагорнов (62 кг, Әлмәт), Никита Фадеев (105 кг, Бөгелмә), Рустам Кожухов (72 кг, Бөгелмә), Ильшат Рупов (158 кг, Бөгелмә), Артур Мотыйгуллин (115 кг, Әлмәт), Айдар Вәлиев (175 кг, Әлмәт), Вадим Воробьев (171 кг, Әлмәт), Данил Антонов (201 кг, Бөгелмә), Ангелина Сергеева (75 кг, Әлмәт).

Беренчелекнең абсолют чемпионы ике төрле күтәрүдә 227 килограмм җыйган безнең Артем Попов булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International