Казан-Оренбург юлында тагын фаҗига

2015 елның 9 марты, дүшәмбе
8 мартта 23 сәгать 10 минутта Казан-Оренбург юлының 236нчы километрында ВАЗ 21099 автомобилен йөртүче 1990 елгы ир-егет, Оренбургтан Казанга таба барганда, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сакламыйча, каршы хәрәкәт ягына чыга һәм ВАЗ 2112 автомобиле белән маңгайга маңгай бәрелешә. 1959 елгы ир-ат идарә иткән автомобиль юл өстендә каплана һәм яна башлый.

Авария нәтиҗәсендә ВАЗ 21099 автомобилен йөртүче һәм аның 1987 елда туган пассажиры, шулай ук ВАЗ 2112 автомобилен йөртүче урында һәлак булалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International