Институт йолдызлары: студент һәм укытучы

2015 елның 9 марты, дүшәмбе
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институнда 8 Мартка багышлап кызыклы фестиваль үткәрелде. Анда студентлар белән беррәттән доцентлар һәм профессорлар, институт хезмәткәрләре дә көч сынышты: җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, КВН форматында тамашалар күрсәттеләр, кызыклы котлаулар белән чыгыш ясадылар. Бер ай чамасы әзерләнүнең нәтиҗәләре бик шәп чыкты. ”АГИМС йолдызлары -2015” фестивален ректор Ильяс Сәлахов ачып җибәргән иде, азактан җиңүчеләргә дипломнарны да ул тапшырды.

Ә жюригә җиңүчеләрне ачыклау бер дә җиңел булмады, чөнки катнашучылар барысы да күңел биреп әзерләнгән иде, һәммәсе дә югары осталык күрсәтте. Шуңа күрә катнашучыларның барысын да җиңүче дип игълан итәргә карар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International