Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате
2015 елның 8 марты, якшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.
“Кадерле ханымнар һәм туташлар!
Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Мартның нурлы, җанга җылы өсти торган бу көне хатын-кызларга ихлас мәхәббәт, эчкерсез соклану һәм олы хөрмәт белән сугарылган. Гүзәл һәм нәзакәтле затлар элек-электән тереклекнең гәүдәләнеше, шәфкать-мәрхәмәт һәм илһам чыганагы, матурлык, камиллек, мөлаемлык үрнәге булып санала. Табигать аларга кешелек яшәешен дәвам иттерү кебек олы бурыч йөкләгән.
Әнием, хатыным, апам, сеңлем, кызым – нинди ягымлы сүзләр! Аларның мәхәббәте, тугрылыгы, йөрәк җылысы безгә, авырлыкларны җиңеп, гел алга барырга көч бирә. Хатын-кызларыбыз республикабыздагы социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси процессларда актив катнаша, Татарстанның сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, мәдәнияте һәм фәне үсешенә бәһаләп бетергесез өлеш кертә. Һәрбер җиңүегез, уңышыгыз һәм казанышыгыз безнең күңелләрдә сөенеч һәм горурлану тойгылары тудыра.
Сугыш чоры михнәтләрен, ирләр белән беррәттән, нәфис иңнәренә салып, сынмый-сыгылмый батырларча үткән, дошман хәрәбәгә әйләндергән Ватаныбызны яңадан аякка бастыру өчен хезмәт куйган фидакарь хатын-кызларыбызга татарстанлылар зур хөрмәт хисләре саклый. Сез күрсәткән каһарманлыкның кешелек тарихында тиңе, ә безнең сезгә булган рәхмәтебезнең чиге юк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә данлыклы ветераннарыбызны котлау аерым бер тирән мәгънәгә ия була.
Кадерле хатын-кызлар, сезгә чын күңелдән ак бәхет, иминлек, якыннарыгызның назын, яратуын, кадерләвен тоеп озын гомер кичерүегезне телим. 8 Март сезгә елмаюлар һәм чәчәк бәйләмнәрен мулдан бүләк итсен, йөзегез сөенечтән балкысын! Ә без, ир-егетләр, бу гүзәл бәйрәм мөмкин булганча озаккарак сузылсын һәм күбрәк шатлык китерсен өчен барысын да эшләрбез”, - диелә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау текстында
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз