Мәшгульлек үзәгендә хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе булды

2015 елның 7 марты, шимбә
5 мартта Әлмәт мәшгульлек үзәгенең беренче кат фойесында эшсез һәм эш эзләүче гражданнар очрашуы булды. Ярминкәгә Әлмәттәге 5 предприятие һәм оешманың кадрлар бүлеге вәкилләре килгән иде.

Ярминкәдә катнашучылар предприятиеләрдәге вакансияләр белән таныштылар, сораулар бирделәр. Теләге булган гражданнар анкеталар тутырдылар, әңгәмә үттеләр. Кадрлар хезмәте вәкилләре үзләрендәге эш шартлары, кандидатураларга карата таләпләр белән таныштырдылар.

Ярминкәдә автобус кондукторы, повар, официант, җыештыручы, буфет мөдире, директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары, диетик туклану буенча шәфкать туташы, процедуралар кабинетының шәфкать туташы, маляр, шәһәр урамнарын җыештыручы, юл эшчесе һ.б. эшләр тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International