Әлмәттә 8 Март хөрмәтенә бәйрәм концерты булды

2015 елның 6 марты, җомга
Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә концерт “Нефтьче” мәдәният сараенда булды.

Барлык ир-атлар исеменнән кадерле хатын-кызларны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин котлады. Айрат Ринатович залда бик күп чибәр хатын-кызлар утыруын, ләкин бәйрәмнең үзгә – ир-атлар өчен дә булуын әйтте.

- Әлмәт районында 109 мең хатын-кыз яши, - диде ул. – Мин бу котлау сүзләре аларның һәммәсенә дә барып ирешер дип ышанам. Сез – безнең таянычыбыз, йөзләрегез елмаюдан балкып торуын күрү шулкадәр күңелле.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы ир-атлар белән бер сафта авыр сугыш елларында илебезнең бәйсезлеген яклап утка кергән хатын-кызлар адресына аерым рәхмәт сүзләре әйтте. Хатын-кызларның төп табигый бурычы ана булу икәнен искәртеп, ул залда утырган аналарга хөрмәтләп баш иде.

Айрат Хәйруллин “Ел хатын-кызы” республика конкурсының шәһәр этабында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Райондагы вокаль, бию һәм инструменталь ансамбльләр катнашында концерт программасы тантаналы кичәдәге барлык гүзәл затларга бүләк булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International