Әлмәт юл хезмәтләре чокырларны тигезләүгә керештеләр

2015 елның 6 марты, җомга
Календарь буенча яз килүгә юл хезмәтләренә кайнар эш чоры җитте. Шәһәрдә юллардагы чокырларны тигезләүгә керештеләр. Әмма бу байтак кешеләргә ошамады, юлчылар кар өстенә асфальт салалар дип зар белдерүчеләр бар. Чыннан да шулаймы соң, технология бозыламы? Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин бу эшне үзе контрольгә алырга булды. Аның урынбасарлары белән рейды Гафиятуллин урамының Әминов урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр участогында башланды. Быел бу урамда да бәйрәм булачак, юл фондыннан аны төзәтүгә 6 миллион 609 мең сум акча каралган.

Ленин урамында чокырларны тигезләү башланды инде. Яңа технологияләр куллану процессны гадиләштерә, асфальтның тәмам кибеп беткәнен көтеп тормаска мөмкинлек бирә. Шәһәр автомобиль юллары идаоәсе башлыгы Сергей Селиверстов әйтүенчә, төп урамда чокырларны тигезләү ике тәүлектә төгәлләнәчәк. Быел Ленин урамында юл түшәмәсен капиталь ремонтлау күздә тотыла, “Татнефть” компаниясе бу максатка 94 миллион 388 мең сум акча бүләчәк.

Айрат Хәйруллин эшләрнең вакытында башлануын билгеләп үтте. Автомобильчеләр шәһәр урамнарында курыкмыйча йөрсен өчен чокырларны хәзер үк тигезләргә кирәк. Һавалар матурланып киткәч, кайбер урамнарла капиталь ремонт башланачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International