Әлмәттә хатын-кыз исемле сквер булачак

2015 елның 6 марты, җомга
Быел нефтьчеләр каласы “яшел рекорд” куярга ниятли. Шәһәрдә һәм авылларда 16 мең төп агач утыртылачак. Әлмәт ишегалларында 5 мең төп яңа үсенте карт тупылларны алыштыра.

Гафиятуллин урамында планлаштырылган “Шәмсенур” дип аталачак скверга шул тирәдә чыккан чишмә исеме бирелә. Анда җәяүлеләр өчен йөрү юллары салыначак, агачлар утыртылачак. Скверны чәчәкләргә күмәргә ниятлиләр.

Бигәш урамыннан Зарипов проспектына кадәр дә урман-парк зонасы пәйда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International