Татарстанда "Ел тәрбиячесе" конкурсының зона этаплары уза
2015 елның 6 марты, җомга
"Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының зона этаплары башланды. Кичә конкурс Яшел Үзәндә ачылды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, зона турында һәр муниципаль районнан икешәр конкурсант катнаша. Алар жюри игътибарына иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара тәкъдим итәргә тиеш.
Зона турлары 6 муниципаль районның балалар бакчалары базасында узачак. Тәрбиячеләр 11 мартта Сарман районының Җәлил бистәсендә, 12 мартта Лениногорс районында, 16 мартта Түбән Камада, 18 мартта Балтач районында, 20 мартта Алексеевск районында көч сынашачак.