Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

2015 елның 6 марты, җомга
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, 6 мартта төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән һәм Казанда томан көтелә. Аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Юлларда урыны белән бозлавык булачак.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 13-18, аязган вакытта 19-24 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Көндез 1-6 градус кадәр суык көтелә. Татарстанның төньяк районнарында - иң җылысы, төньяк-көнчыгышта иң салкыны булачак.

Казанда 6 мартта шулай ук аязучан болытлы һава. Төнлә - 13-15, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын. Көндез 3-5 градус суык булыр дип фаразлана.

7 мартка каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар һәм томан. 7-12, аязган вакытта 13-18 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International