Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

2015 елның 6 марты, җомга
Әлмәт ветераннар советының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү чаралары планында тәҗрибә һәм тәкъдимнәр алмашу буенча куст киңәшмәләре дә бар. Аларда депутатлар корпусының катнашуы аерым әһәмияткә ия.

Рус Акташы “кустына” бу авылдан башка тагын Никольское, Зәй-чишмә һәм Якын Ямаш авыллары керә. Ямашта очрашу югары оешканлык белән үтте, мәктәптә, туган якны өйрәнү музеенда, спорт залында, православие храмында һәм “Святая голова” чишмәсендә булу белән башланды.

Пленар өлештә авыл башлыгы Людмила Субботина, район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов, район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре буенча урынбасары Алексей Грушин, Ямаш авыл җирлеге депутаты Виктор Городний, ветераннар оешмалары рәисләренең чыгышлары тыңланды. Сүз авылларның социаль-экономик үсеше, бу эштә район, нефть оешмалары җитәкчеләренең, депутатларның ярдәме, сугышта һәлак булганнарга һәйкәлләрне яңарту, музей экспонатларын тулыландыру, ветераннар белән очрашулар оештыру, юбилей датасына багышланган мәдәният һәм спорт чаралары һ.б. турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International