Быел Татарстаннан 139 чит ил кешесе үз илләренә мәҗбүри озатылган

2015 елның 6 марты, җомга
Ел башыннан алып Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны махсус учреждениеләргә озату буенча 177 суд карары тапшырылган. Шулай итеп, 139 чит ил кешесе РФ дәүләт чигенә кадәр мәҗбүри озатылган һәм туган илләренә җибәрелгән.

Аларның күбесе - Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Украина һәм Әрмәнстан вәкилләре. Быел РФ миграция законын бозган өчен Конго гражданы туган ягына озатылган.
Хәзер хокук бозучылар биш ел Россия территориясенә керә алмый, ягъни андый хокукы булмый, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International