Әлмәт районында “БМВ-730” автомобиле зур тизлектә юлдан төшеп капланган

2015 елның 6 марты, җомга
Кичә кичке 9нчы яртыда Казан – Оренбург юлының Әлмәт районы турысындагы 249 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булган. Республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, “БМВ-730” автомобиле зур тизлектә юлдан төшеп капланган. Аның руленә утырган егет һәм аның пассажирлары 1997, 1995 елгы егетләр, хастаханәгә озатылган. Алар икесе дә куркынычсызлык каешыннан файдалануны кирәк санамаган, йөртүчесенең транспорт чарасы белән идарә итү хокукы да булмаган.

Статистик белешмә буенча, мартның 4 көнендә Казанда 1 кеше транспорт һәлакәтендә үлгән, шул арада республика буенча имгәнүчеләр 34кә җиткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International