Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Җиңү бәйрәме алдыннан социаль мошенниклык очраклары ешаерга мөмкин
2015 елның 6 марты, җомга
Хәзерге вакытта республикада социаль мошенниклык очракларының кимүе күзәтелә. Быел Татарстанда мондый 5 очрак теркәлгән. Былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, бу 75 процентка азрак. Бу төр җинаятьләрнең күпчелеге, нигездә, республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә кебек эре шәһәрләрендә теркәлә. Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге министрлыкның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Юрий Самойлов сөйләде.
Шуңа да карамастан, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан социаль мошенниклык очраклары ешаю ихтималына игътибар юнәлтте. “Өстәмә түләүләр, субсидияләр, азык-төлек пакеты алып килгән социаль хезмәткәрләр ролендә җинаятьчеләр пенсионерларның өйләренә кереп, акчаларның кайда сакланганлыгын белеп ала һәм өй хуҗасының игътибарын башкага юнәлтеп, аларны урлый. Еш кына мошенниклар субсидияне эре купюралар белән “бирә”. Нәтиҗәдә, бу акчаларның сувенир гына булуы ачыклана”, – дип сөйләде Юрий Самойлов. Аның сүзләренә караганда, мондый төр җинаятьләр тозагына, кагыйдә буларак, 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар каба.
Вакыт узу, фән казанышлары үсү белән, мошенниклар да кул кушырып утырмый, алдауга корылган гамәлләрен даими рәвештә камилләштереп торалар, диде чыгыш ясаучы. Гадәттә алар кырын эшләрен күрәзәче, экстрасенс, дарулар яки көнкүреш техникасы сатучы роленә кереп башкара. Соңгы вакытта кырыгалдарларның Украинадан килгән качаклар роленә кереп, корбаннарыннан залогка акча алып тору белән бәйле җинаять очраклары да теркәлгән. Шулай ук кредит картасы блокировкалану, лотереяга кыйммәтле бүләк оту, бәлагә юлыккан туганына “ярдәм итү” – һаман да явыз ниятлеләрнең корбаннары малын кулга төшерүнең төп ысуллары булып кала бирә. Полиция полковнигы сүзләренчә, күп очракта социаль мошенниклык белән бәйле җинаятьләрне шәхсән аралашу вакытында, чегәннәр яисә шәһәрдән шәһәргә күчеп, акча эшләүнең җиңел юлларын эзләүче “гастролерлар” кыла. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләрне эзләү шактый авырлаша. Былтыр 102 социаль мошенниклык очрагы теркәлгән, нибары 27се җинаять эше буларак тикшерелгән.
Өлкән яшьтәгеләрне алдау белән бәйле җинаятьләрнең берсе моннан 1 атна чамасы элек була. 27 февраль көнне полиция хезмәткәрләре Казанның Киров районында Иваново өлкәсеннән килгән 2 хатын-кызны тоткарлый. Аларның берсе 80 яшьлек әби фатирына урын-җир кирәк-яраклары сатучы ролендә керә һәм, өй хуҗасы башка бүлмәгә кереп китү белән, ул аның 25 мең акчасын урлап, качып китмәкче була. Әмма шикле хатын-кызны һәм аны урамда көтеп торган җинаятьтәшен патруль-пост хезмәткәрләре кулга ала.
Шулай ук быел гыйнвар аенда мошенниклыкта гаепләнеп, таҗик хатын-кызы 2,5 елга хөкем ителгән. Ул мәктәптә укучы кызларның ышаныч даирәсенә кереп, аларның әти-әниләре белән танышуны сәбәп итеп, өйләренә кергән, балигъ булмаганнардан акча һәм кыйммәтле бизәнү әйберләренең кайда сакланганлыгын әйттергән һәм, уңайлы вакыт килеп чыгу белән, аларны урлап качкан. Берничә җинаять исә башка схема буенча башкарылган: әлеге хатын-кыз мәктәптән кайтып баручы кече сыйныфта укучы кызларга зәркән бизәнү әйберләре тагып йөрүнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлаткан һәм аларны салып куярга киңәш иткән. Нәтиҗәдә, ул кыйммәтле эшләнмәләрне салдырырга булышкан һәм аларны кызларның мәктәп сумкаларына салып куйган кыяфәт чыгарып, чынлыкта, урлаган.
Юрий Самойлов сүзләренчә, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре халык арасында мошенникларның эшчәнлек схемалары турында мәгълүмат тарата. Бу төр җинаятьләрне профилактикалау юнәлешендә “Сак булыгыз, мошенниклар!” социаль акциясе уздыру да күздә тотыла, дип полиция вәкиле аң булырга өнди.
Таныш булмаган кешеләрдән телефон аша алынган мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә, эш шәхси документларга, банк картасына кагылса, алар биргән инструкция буенча эш итүдән тыелырга кирәк. Банк хезмәткәрләре клиентларыннан беркайчан да ПИН-код сорамый – шуны истән чыгармау зарур. Юк бәядән алтын әйберләр, көнкүреш техникасы тәкъдим итсәләр яки залогка калдырмакчы, бозым “чыгармакчы” булсалар, туган-тумачага, күрше-күләнгә әйтүдән тартынмаска, дип киңәш итә полиция.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз