Әлмәттә “Дөнья мәдәният чагылышында” күргәзмәсе ачылды

2015 елның 6 марты, җомга
Бу күргәзмә октябрь аенда “Аэлита” хатын-кызлар клубы президенты Валентина Саматова инициативасы белән башланып киткән мәгърифәт акцияләре кысасында чираттагы чара булды. Очрашуны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова атаклы рәссам һәм философ Николай Рерих күтәргән “Дөнья мәдәният чагылышында” принцибының хәзер дә актуаль булып калуын ассызыклады.

Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе Гүзәл Еремеева җыелган кешеләрне Казан кунагы, Татарстан Рерих берләшмәсе җитәкчесе Борис Зайцев белән таныштырды. Ул үзенең хатыны, Татарстан “Гуманлы педагогика үзәге” җитәкчесе Ирина Ивановна белән килгән иде. Алар Рерих мирасын һәм аның идеяләре үсешен өйрәнү белән күп еллар дәвамында шөгыльләнәләр.

Кунаклар мәдәни кыйммәтләрнең кешелек өчен никадәр мөһим булуы, Николай Рерих идеяләренең сәнгать һәм фән учреждениеләрен һәм тарихи истәлекләрне саклау юнәлешендә “Рерих пакты” дип исемләнгән халыкара документ булып җитешүе турында сөйләделәр.

Мәгърифәт проектына, “Без Әлмәт шәһәрен яратабыз” дигән видеосюжетлар конкурсы оештырып, “Нефтьче” мәдәният сарае да кушылды. Меценат Лилия Тәхәветдинова шәһәрнең үзәк китапханәсе өчен шул темага шактый санда тематик әдәбият сатып алды. Экология департаменты туган шәһәребезгә багышлап балалар рәсемнәре конкурсы оештырды.

Очрашуда катнашучыларның һәммәсе өчен дә ул алдагы эшләрендә кулланырлык мөһим тәҗрибә булды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International