ЧТПЗ төркеменең социаль проектлары Россиядә иң яхшы дип табылды

2015 елның 6 марты, җомга
ЧТПЗ төркеменең (Әлмәттәге “Алнас” заводы да шунда керә) “Ак металлургиянең киләчәге” мәгариф проекты һәм балалар өчен “Снежность” хәйрия театраль фестивале “Социаль проетлар” фондының бүләкләренә лаек булды һәм Россиянең иң яхшы проектлары дип танылды.

- Социаль проектларны гамәлгә ашыру – ЧТПЗ төркеме бизнесының һәм безнең корпоратив Ак металлургия фәлсәфәбезнең аерылгысыз өлеше, - диде ЧТПЗның директорлар советы рәисе Александр Федоров. - Без яшь буынга тәрбия бирүгә акчабызны да, көчебезне дә кызганмыйбыз. Компания башлангычларының социаль сәясәт өлкәсендәге дәрәҗәле экспертлар тарафыннан шулай югары бәяләнүе, федераль һәм халыкара корпорацияләрнң проектлары белән беррәттән яхшылар итеп танылуы бик күңелле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International