Әлмәт районында 8 мәктәп капремонт программасында катнаша

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Быел Әлмәт районында республика капиталь ремонт программасы кысаларында шәһәрдә 5 һәм районда 3 мәктәп капиталь ремонтланачак. Программага 4нче, 16нчы, 17нче мәктәпләр, 1нче лицей һәм Новотроицк, Ерсубайкино, Кузайкино урта мәктәпләре кертелгән. Бу объектларга билгеләнгән лимит 75 миллион сумнан артыграк. Программада түбә яңарту, тәрәзәләр, эчке ишекләр алыштыру, мәктәп биналары эчендә коммуникацияләрне ремонтлау бар. Барлык объектларда да гыйнвар аенда эшләр башланып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International