Лилия Заһретдинова “Ел хаты кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында җиңүче булды

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Якташыбыз Лилия Заһретдинова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә җиңүче булды. Конкурс нәтиҗәләрен Казанда Хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән чарада игълан иттеләр.

Лилия Заһретдинова – балачактан инвалид, тәрҗемәче, кул эшләре остасы. “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабында ул “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә җиңеп, “Сөйкемле энҗе бөртеге 2014” титулы алган иде, инде менә титулын республика дәрәҗәсендә дә раслады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International