Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Барып тикшерүләрдән тыш атнага ике тапкыр утырышлар үткәрелә. Бүген ул шәһәр эшкуарлары һәм эшкә тартылган хезмәтләрнең вәкилләре арасында диалог формасында үтте. Эшчәнлек төре, хезмәткәрләр саны, эш хакы дәрәҗәсе – утырышка чакырылган эшкуарлар шундый мәгълүматлар киерделәр. ӘМР башкарма комитетының экономика, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе Светлана Лаптева әйтүенчә, мондый җыелышлар иң элек кече бизнес предприятиеләрендә документлар әйләнешен дөрес алып бару максатында үткәрелә. Шулай булмаганда хезмәт законнарын бозган өчен 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

Очрашу барышында эшкуарлар прокуратура, экономик җинаятьләргә каршы көрәш, мәшгульлек, салым, пенсия фонды, социаль яклау хезмәтләре вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге алдылар.

Исегезгә төшерәбез: башкарма комитет каршында эш хакы түләмәү яки аны “конвертлап” түләү турында хәбәр итү өчен кайнар линия эшли, телефоны 45-50-09.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International