Әлмәт хатын-кызлары һәм сукырлар Казандагы “Ярдәм” мәчетендә булып китте

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Казандагы “Ярдәм” мәчетенә Әлмәт каласыннан мөселман хатын-кызлары кунакка килеп китте. Алар биредә ай буена дини белем алган күрмәүчеләр җыелышында да булдылар.

Аңа кадәр күрмәүчеләрнең биредә алган гыйлеме нәтиҗәсе булып, аларның кылган имтиханы торган иде. Күрмәүчеләр анда Коръәни-Кәрим һәм Пәйгамбәребез (с. г. в.) хакындагы сорауларга сокландыргыч җаваплар биргән иде. Биредә алган гыйлемнәренә карап, үзләренә урыннар да бирелде.

Башкортстан, Ижевск, Саранск, Чечня, Ингушетия, Таҗикстаннан, хәтта Бельгиядән, Татарстанның Алабуга, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чистай районнарыннан Казанга килеп тырышып укучыларның байтагына рәхмәт хатлары тапшырылды. Биредә гыйлем алучыларның күбесе, үз төбәкләренә кайткач, күрмәүчеләрне укытырга теләүләре турында әйтәләр, мәчет төзү уе белән йөриячәкләрен белдерәләр, кайберәүләре Коръән-хафиз булырга омтыла икән. Әлмәт каласыннан килгән остазлар һәм күрмәүче җиде кеше биредә гыйлем алганнарның уңышларына шатланып, үзләре дә киләчәкләре турында белдерделәр, дип хәбәр итә "Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International