“Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы

2015 елның 1 марты, якшәмбе
16нчы урта мәктәп базасында “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабында 10 финалчы көч сынашты. Быел 30 гыйнвардан башлап конкурсның беренче турында укытучылар башта читтән торып ярышты. Беренче турда укытучыларның интернет ресурслардагы документлары каралды. 9 февральдән башлап педагогик идея фестивальләре үтте. Бу турда укытучыларның профессиональ сыйфатлары, укыту эшчәнлегендә осталыклары бәяләнде. Ике тур нәтиҗәләренә карап 10 финалчы сайлап алынды.

27 февральдә финалчылар 15 минут дәвамында мастер-класслар үткәрделәр, аннары жюри сорауларына җавап бирделәр. Муниципаль этап йомгакларыннан чыгып “Физика укытучысы”, “Химия укытучысы”, “Математика укытучысы”, “Биология укытучысы”, “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” номинацияләрендә зона этабында катнашучылар ачыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International