“АГНИның иң шәп егетләре” традицион конкурсы

2015 елның 1 марты, якшәмбе
Күптән түгел Әлмәт дәүләт нефть институтының актлар залында, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, “АГНИның иң шәп егетләре” дигән традицион конкурс үткәрелде.

Вузның дүрт факультеты конкурска икешәр кеше куйган иде. һәр дәгъвачы, берничә төрле конкурс сынавы үтеп, иҗатта, спортта, биюдә һ.б. осталыгын күрсәтергә тиеш булды. Чара күңелле, бәйрәм атмосферасында үтте.

Нәтиҗәдә 2015 елда институтның иң шәп егете дип экономика һәм идарә факультеты студенты Павел Емельянов танылды. Моннан тыш “Иң спортчан егет”, “Иң иҗади егет”, “Иң популяр егет”, “Үз ватанының патриоты”, “Россия армиясенең өмете” номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланды.

Конкурсантларга бүләкләрне институтның студентлар профкомы әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International