Физик культура буенча региональ семинар-практикум

2015 елның 1 марты, якшәмбе
Күптән түгел 27нче “Нәни куллар” балалар бакчасында мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә физкультура-сәламәтләндерү эшенең нәтиҗәле технологияләре темасына региональ семинар-практикум булды.

Аның программасында стандарт булмаган спорт җиһазлары күргәзмәсе, ата-аналар катнашында А.Кәримов методикасы буенча спорт-музыка эшчәнлеге, “Балаларны кече яшьтән чыныктыру” эше тәҗрибәсе турында чыгыш, Актүбә, Чирмешән, Лениногорск, Зәй педагоглары тәҗрибәсе турында чыгышлар һ.б. бар иде.

Физкультура инструкторлары һәм тәрбиячеләр эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Семинар югары профессиональ, эмоциональ-позитив дәрәҗәдә үтте Һәм уңай бәяләр алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International