Авыл яшьләренең 46нчы кышкы спартакиадасы

2015 елның 1 марты, якшәмбе
28 февральдә Тайсуган авылында Әлмәт районы авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы булды. Финал ярышында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләде. Спорт бәйрәме белән шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин котлады.

Авыл яшьләре спортның 14 төрендә көч сынаштылар. Финал ярышларында 2000нән артык кеше катнашты.

Спартакиаданы япканда җиңүчеләрнең исемнәре аталды. 800дән артык кеше яшәүче авыл җирлекләре арасында Түбән Мактама командасы җиңүче булды, 800гә кадәр кеше яши торган авыллар арасында Кичү авылы беренче булды.

Киләсе елда спартакиада Яңа Нәдер авылында үтәчәк, бәйрәм ахырында тайсуганлылар флагны нәдерлеләргә тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International