Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

2015 елның 28 феврале, шимбә
Әлмәттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Совет утырышында “Татнефть” ААҖ нең гыйнварда бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды һәм 2015 елның мартына бюджет расланды.

Утырышта катнашучылар икътисадның нефтькә бәяләр төшү нәтиҗәсендә туган тотрыксыз чорында компаниянең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Чыгымнарны кыскарту һәм оптимальләштерүгә юнәлдерелгән эшләрне дәвам итү, кабул ителгән социаль бурычларны саклау һәм компаниянең стратегик бурычларын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Директорлар советында 2014 ел нәтиҗәләре буенча “Татнефть” акционерларының еллык гомуми җыелышын үткәрү һәм компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International