Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында нефть компанияләре җитәкчеләре киңәшмәсе булды

2015 елның 28 феврале, шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйсез нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде, анда әлеге нефть компанияләренең 2014 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре каралды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде.

Киңәшмәдә Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
«Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев кече нефть компанияләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган ел бәйсез нефть компанияләре 6 млн 863 мең тонна нефть чыгарган, бу планнан 312 тоннага күбрәк. Республика буенча гомуми табыш күләменең 20,7 проценты - аларның өлеше.

Бәйсез нефть компанияләре яңа технологияләр кертүне дәвам иттерә.

Аннары Фәнис Вәлиев 2015 елга нефть чыгаручы компаниянең планнарын һәм бурычларын билгеләде.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин 2014 елда ТР кече нефть компанияләренең ТР бюджетына түләүләре һәм 2015 елга бурычлар турында мәгълүмат белдерде.
Президент Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләр коллективларына республика икътисадына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм төгәл бурычлар билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International