Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен семинар булды

2015 елның 28 феврале, шимбә
20–21 февральдә Әлмәт районының Мәгарифне үстерү үзәге мәгариф идарәсе белән бергәләп 23нче “Менеджер” урта мәктәбе базасында мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен “Мәгариф турында федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф учреждениеләренең норматив-хокукый эшчәнлеге” дигән темага семинар үткәрделәр.

Семинар эшендә РФ Мәгариф министрлыгы эксперты, юридик фәннәр кандидаты, Мәскәү шәһәренең югары экономик мәктәбенең хокук бүлеге хезмәткәре Сергей Феклин, Казан шәһәренең мәгарифне үстерү институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Гөлнара Тахтамышева катнашты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International