Герой-шагыйрь һәйкәле янында

2015 елның 28 феврале, шимбә
Халкыбызның горурлыгы булган затның исемен кече яшьтән үк балаларның күңеленә тирәнрәк салу нияте белән 30 нчы “Снегурочка” балалар бакчасында тәрбияләнүче бәләкәчләрне герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме белән аталган урамнан шагыйрьнең һәйкәле янына алып бардылар.

Балалар аның шагыйрь булганлыгын, фашистларга каршы көрәштә һәлак булганлыгын инде беләләр иде. Һәйкәл янында балаларга шагыйрь турында тәфсилләбрәк сөйләделәр, ә нәниләр үзләре аның шигырьләрен укыдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International