Әлмәтнең иң яхшы педагоглары кайда эшли

2015 елның 28 феврале, шимбә
“Ел тәрбиячесе-2015” республика конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Анда 1,14,18,22,23, 26,27,37,41,43,48,55,57,58,62,63,65нче балалар бакчаларыннан һәм Тайсуган авылы балалар бакчасыннан 18 педагог катнашты. Конкурс йомгаклары буенча иң күп балл җыйган катнашучыларның рейтинглары төзелде һәм урыннар билгеләнде.

1нче урынны 37нче “Әкият” бакчасы логопеды Раиса Попова алды, 2нче урында 22нче “Алсу” бакчасының музыка җитәкчесе Айгөл Батдалова, 3нче урында 62нче “Тирәк” бакчасыннан тәрбияче Гүзәл Гайнетдинова.
Шулай ук “Милли традицияләрне саклаган өчен”, “Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Иҗади педагог” номинацияләрендә җиңү яулаган педагоглар да призлар алды.

1-2нче урынны алучылар 11 мартта Җәлил бистәсендә конкурсның зона этабанда катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International