Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйсез нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә ахырында нефтьчеләр коллективларына республика икътисадына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм төгәл бурычлар билгеләде.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «СМП-Нефтегаз» ААҖ Фоат Комаров, нефть сәнәгате ветераны, “Тазалык” хәйрия фонды рәисе Юрий Петровичев, ТРның атказанган спорт мастеры Ильяс Галимов “2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале белән бүләкләделәр.
«Татех» ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллинга Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале, «Консалтинговый центр» ЯАҖ генераль директоры Григорий Спиридоновка “Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан” медале тапшырылды.
“Кара алтын” предприятиесе” ЯАҖ генераль директоры Марат Насыйбуллинга “Татарстан Республикасы атказанган нефтьчесе” дигән мактаулы исеме бирелде. Нефть сәнәгате ветераны, элек “Татнефть” ААҖ генераль директорының ремонт, скважиналар бораулау һәм пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасар булып эшләгән Рифкать Рахмановка ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.