"Мәскәү - Казан" югары тизлекле магистрален проектлауга бюджеттан 5 миллиард сум акча бүленә

2015 елның 27 феврале, җомга
"Россия тимер юллары" ААҖе 2015 елда "Мәскәү - Казан" югары тизлекле магистрален проектлауга бюджеттан 5 миллиард сум акча алачак. Бу хакта, "Россия тимер юллары" беренче вице-президенты Александр Мишаринга сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Проектлау эшләрен башлауга бюджеттан барлык 6 миллиард сум да бүленәме, дигән сорауга җавап биреп, ул: "Бер миллиард сум "Россия тимер юллары"ның үз акчасыннан тотылачак", - дип белдерде. Финанслар министрлыгы тиешле боерыкны алырга һәм агымдагы елның март аенда бюджетка төзәтмәләр керткән вакытта әлеге акчаларны исәпкә алырга тиеш. "Акчаларны без, бар да яхшы булганда, май аенда алырбыз дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Мишарин.

Моннан тыш, ул монополия 2015 елның 16 мартына кадәр югары тизлекле магистральне проектлауга конкурс игълан итәчәк, дип хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International