Видеоконференция

2015 елның 27 феврале, җомга
ТР хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында муниципаль районнарның башкарма комитеты җитәкчеләре белән РФ хөкүмәте рәисенең урынбасары О.Ю.Голодецның ТР муниципаль берәмлекләрендә рәсмиләштерелмәгән мәшгульлекне киметү, мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәре килүне арттыру турында йөкләмәсен үтәү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды.

Районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләренә хезмәт шартнамәләре төзү һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәре күчерүне контрольгә алырга кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International