Әлмәттә “Яшь армиячеләр” хәрби-спорт уены булды

2015 елның 27 феврале, җомга
“Родничок” яшүсмерләр клубы инициативасы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Яшь армиячеләр” хәрби-спорт уены уңышлы старт алды. Анда “Родничок», «Буровик», «Заря», «Метеор», «Искра» һәм «Планета» клубларыннан 6 команда катнашты. Һәр командага 10-12 яшьлек һәм 12-14 яшьлек 4әр бала керде.

Командалар алдына куелган биремнәр физик әзерлек күрсәтүдән, кроссворд чишүдән, скакалка белән сикерүдән, мишеньгә ыргытудан, медицина өләсендәге белемнәрне күрсәтүдән, Россия армиясендәге погоннарны аера белүдән гыйбарәт иде. Урта төркемдә “Родничок”, кече төркемдә “Искра” клублары командалары җиңүче булды. Иң яхшы командаларга дипломнар һәм призлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International