1нче урта мәктәптә шәһәр һәм район мәктәпләре җитәкчеләренең семинары булды

2015 елның 27 феврале, җомга
1нче урта мәктәптә шәһәр һәм район мәктәпләре җитәкчеләренең укытуда милли-региональ, этнокультура компонентларын куллану темасына семинары булды. Семинар кысаларында 1нче мәктәп укытучылары төрле юнәлештә мастер-класслар үткәрделәр. 3б, 5а, 9б һәм 11 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ул бөек елларга баш иик” дигән класстан тыш чара күрсәттеләр.

Семинарның икенче өлешендә мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары С.М.Җиһаншина семинар темасына доклад ясады. 1нче мәктәп директоры Р.Фәрдиева, Ерсубайкино урта мәктәбе директоры В.Г.Кожухов, 58нче балалар бакчасы мөдире Р.Айнетдинова аерым юнәлешләр буенча ярдәмче докладлар белән чыктылар.
Мәгариф идарәсе башлыгы Р.Ганиев, семинарны йомгаклап, аңа югары бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International