Күчмә мәшгульлек үзәге 8нче төзәтү колониясендә булды

2015 елның 27 феврале, җомга
26 февральдә күчмә мәшгульлек үзәге иректән мәхрүм итү урыныннан азат итүгә әзерләнүчеләргә сәләтләренә, теләкләренә, белемнәренә туры килердәй профессия сайлауда ярдәм күрсәтү максаты белән 8нче төзәтү колониясендә булды.

Учреждениенең торак зонасындагы 87 кешегә һәм колония-поселениедәге 17 кешегә профориентация хезмәте күрсәтелде. Аларга мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр, эшсез итеп тану тәртибе, хезмәт базарындагы хәл, Әлмәттә кирәк була торган профессияләр турында мәгълүматлар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International