“Татнефть” ААҖ профсоюз лидерлары кемнең остарак ата һәм чаңгыда шәбрәк йөри икәнен ачыкладылар

2015 елның 27 феврале, җомга
“Дуслык” ял базасында “Җәлилнефть” идарәсе үрнәгендә профсоюз әгъзаларының физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру” темасына профсоюз активының традицион семинар-киңәшмәсе булды.

Пленар өлештә “Татнефть” ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин компания профсоюз оешмасы эшенең төп юнәлешләре, приоритетлары һәм максатлары белән таныштырды, шулай ук азык-төлек товарларына бәяләр күтәрелүне анализлады. Профсоюз рәисе шулай ук “Татнефть” компаниясенең бакчачылык җәмгыятьләрен тергезү белән кызыксынуын әйтте.

“Җәлилнефть” идарәсе башлыгының урынбасары Рәйхан Шәйхетдинов идарәдә хезмәт кешесенең сәламәтлеген саклау, эшләрен җиңеләйтү юнәлешендә алып барыла торган киңкырлы эшләр турында сөйләде.

Пленар өлеш бетүгә профком лидерлары спорт ярышларында катнаштылар. Спорт комплексында алар дартс, өстәл теннисы, ату, аркан тарту, бадминтон ярышларында көч сынаштылар. Чаңгы ярышында катнашырга теләүчеләр бигрәк тә күп булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International