Шәһәрдә “спайс” тараткан төркемне кулга алганнар

2015 елның 27 феврале, җомга
Төркемне җитәкләгән 29 яшьлек егетнең фатирында полиция хезмәткәрләре 760 кап синтетик наркотикка тап булган.

Төркемгә керүчеләрнең һәрберсенең вазифалары билгеле булган. Төркем лидеры үзенең кул астындагыларга наркотик табып биргән, тегеләре исә аларны сатып алучыларга тараткан. Егетләр элек 9 тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Хәзер Чаллыда яшәүче егетләрне 20 елга кадәр ирекләреннән чикләргә мөмкиннәр.

"Әлмәт таңнары" газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International