Әлмәттә студентлар иҗатының республика фестивале булды

2015 елның 27 феврале, җомга
Әлмәт дәүләт нефть институтында 7нче тапкыр студентлар иҗатының С.Сөләйманова исемендәге “Тормыш, исәнме!” фестивале булды.

Анда республиканың төрле шәһәрләрендәге дистәләрчә уку йортларында укучылар катнашты.

Конкурс кысаларында чаралар уку елы дәвамында үтә. Студентлар арасында сынлы сәнгать һәм фотоэшләр, сәнгатьле уку, инструменталь музыка башкару, С.Сөләйманова иҗатына багышланган фәнни-тикшеренү эшләре буенча һәм әдәби конкурслар үткәрелде. Быел программага беренче тапкыр мөнәҗәтләр һәм бәетләр конкурсы да кертелгән иде.

Фестивальнең гала-концерты 19 февральдә “Иске Әлмәт” мәдәният йортында үткәрелде, шунда ук җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

Фестивальнең уңышлы тәмамлануы белән “Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды директоры Ф.А. Шәйхетдинова, институтның беренче проректоры А.Ф.Иванов, укыту-тәрбия эше буенча проректор Р.М.Рәхимова котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International