Рөстәм Миңнеханов Әлмәт епархия идарәсенең яңа бинасын ача

2015 елның 27 феврале, җомга
Бүген Әлмәттә рус православие чиркәве Әлмәт епархия идарәсенең яңа бинасы ачыла. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.

Ачылыш тантанасы алдыннан яңа бина архиерей саны тарафынннан изгеләндерелә. Гыйбадәт кылуда Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий башлап йөри. Казан кафедраль соборы территориясендәге епархия идарәсен урнаштыру өчен ике катлы бина һәм Сергий Радонежский хөрмәтенә часовня төзелгән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән "Татнефть" ААҖ тарафыннан дини объектлар төзелешенә 63,2 миллион сум иганә ярдәме күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International