Вакытыннан алда Бөтенроссия матбугатына язылу ункөнлеге башланды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
26 февральдән 7 мартка кадәр Россиянең барлык почта бүлекчәләрендә вакытыннан алда Бөтенроссия матбугатына язылу ункөнлеге үткәрелә. Ун көн дәвамында укучылар 2014 елгы бәяләрдән арзанрак бәягә төрле басмаларга языла алалар. “Россия почтасы” да һәм наширләр дә матбугатка язылу барышында бәяләргә ташламалар вәгъдәли. Аерым алганда, “Россия почтасы” басмаларны китереп биргән өчен федераль басмаларга 5 процентлы, төбәк һәм җирле материалларга 10 процентлы ташламалар ясый.

Статистик мәгълүматлар буенча, әлеге чара нәтиҗәсендә язылучылар саны тагын да арта. 2014 елның декабрь аенда үткәрелгән матбугатка язылу ункөнлегендә 2,5 млн абунә теркәлгән. Шуларның 1,5 млн кадәре үзәк басмаларга, 680 меңе район басмаларына, 320 меңе өлкә, республика һәм край басмаларына карый.

Һәрхәлдә, “Россия почтасы”ның матбугат хезмәте шундый хәбәр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International