Авыл яшьләре спартакиадасы Тайсуган авылында үтәчәк

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
28 февральдә Тайсуган авыл җирлегендә Әлмәт муниципаль районының 46нчы авыл яшьләре спартакиадасы була. Программада: чаңгы узышы, милли көрәш, гер күтәрү, хоккей, волейбол, мини-футбол, шашка, шахмат, армспорт, өстәл теннисы, аркан тарту, ат чабышы, юртаклар узышы, тройкаларның күргәзмә чыгышы, үзешчән сәнгать коллективлары концерты.

Башлана 12.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International