Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашу

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Ватанны саклаучылар көне алдыннан 2нче лицейның 11нче сыйныф укучылары Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очраштылар.

Сугыш ветераннары белән очрашу башында ул вакыйгаларның асылы турында кыскача белешмә бирергә туры килде, чөнки очрашуга кадәр анкеталар тутыру укучыларның бу вакыйгалар турында бик сай фикер йөртүләрен күрсәтте. Аннары фидакарьлек, батырлык һәм дан, гражданлык бурычы һәм Ватанга мәхәббәт турында бик эчтәлекле дәвамлы сөйләшү башланды.

Чехословакиядәге конфликтта катнашкан Виктор Филюшкин, Әфганстанда сугышкан Владимир Семенов һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Николай Долгов кайнар нокталарда хезмәт итүләре, сугышчан иптәшләре, башларыннан кичкән төрле хәлләр турында сөйләделәр, үзләренең хезмәтен “эш” дип атадылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International