Рус Акташында традицион хоккей турниры үтте

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
23 февральдә Рус Акташы авылында, әфганчы якташыбыз гвардия подполковнигы Евгений Телепенин истәлегенә багышлап, XII хоккей турниры булды. Турнирга әфганчының бертуганы Николай Телепенин, дуслары һәм якыннары килгән иде.

Турнирны Рус Акташы авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Нагорнов ачты. Турнир кискен көрәштә үтте, Рус Акташы һәм “Саулык” командалары хәтта бераз йодрыклашып та алдылар. Беренче урынга Урсалы командасы чыкты. Аннан соңгы урыннарны шул тәртиптә Колшәрип, Рус Акташы, Әлмәттән “Саулык” командалары алды. Турнир беткәннән соң истәлекле дипломнар һәм медальләр тапшыру булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International